90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры дөньяда беренче инклюзив бәби спектакле чыгара

Тинчурин театры дөньяда беренче инклюзив «Менә сиңа куш кулым» спектакленең премьерасын чыгарды. Спектакльнең төп герое – кул чуклары булмаган музыкант, виртоуз пианист Алексей Романов. Беренче тамашачылар спектакльне 16 һәм 24 апрельдә карый алачак.

«Спектакль конфликтсыз, сюжетсыз, текстсыз драматургия форматында куелган. Без аны балаларга 2 яшьтән башлап тәкъдим итәбез. Кечерәкләр дә кабул итә ала. Спектакльнең беренче өлешендә балалар тамашаны карап утырса, икенче өлешендә алар артистларның хәрәкәтләрен үзләре кабатлый ала», диде режиссер Алмаз Садриев тамашачыга мөрәҗәгать итеп.

«Биш яшеннән соң баланың дөньясы охшаган-охшамаган, бар-юк дип бүленә башлый. Ә кечерәк вакытта бала өчен мультфильм героеның кулы өзелеп чыгу да, башка кимчелекләр дә табигый тоела. Шуңа күрә кемнеңдер ниндидер гәүдә җитешсезлеге булуы табигый икәнлеген балага кечкенәдән үк аңлатырга кирәк», – ди бәби спектакленең идея авторы Туфан Имаметдинов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Мәсәлән, кеше кулы булмаганга карап кеше булудан туктамавын балага тугач ук ныгытып сеңдерергә кирәк дип саныйм. Шуңа да инклюзив бәби спектакле ясау идеясе туды һәм әлеге спектакльләр остасы Алмаз Садриевка мөрәҗәгать иттем. Чөнки минем бәби спектакльләре кую буенча тәҗрибәм юк», – ди ул.

Театр балаларга мондый спектакльнең тәэсире турында алдан психологлар белән дә киңәшкән. Туфан Имаметдинов мондый спектакльнең бала белән бергә аның әти-әнисенә дә кирәклеген ассызыклый. Инклюзив эксперименталь спектакль кую буенча зур тәҗрибәсе булган режиссер кайчакта әти-әнинең баласын гарипләрдән аерып куярга тырышуына игътибар итә.

«Без Фәнис Яруллинны урын өстендә ята ул дип читкә этәрсәк, нинди зур язучыны югалта идек. Ә Бетховенның чукраклыгы аңа гениаль музыка язарга да комачауламаган. Мондый мисаллар күп. Без үзенчәлекле кешеләргә игътибарлырак булсак иде», – ди Туфан Имаметдинов.

Спектакльнең төп герой буларак чакырылган Алексей Романов Яшел Үзәндә үзен тәрбиягә алган гаиләдә яши. Туганда ук кул чукларсыз туган. Ятимнәр йортында үскән.

«Алексейны 14 яшендә тәрбиягә алдык. Ул безгә пианинода уйнарга өйрәнәсе килүен әйтте. Без синтезатор алдык. Аннары Рөстәм Абязовка күрсәттек. Ул аңа сокланды һәм оркестр белән уйнарга чакырды. Шунда аның уйнавын төшереп интернетка куйган. Иртән Алексей танылып уянды», дип сөйли Луиза Левачкова. Алексей Романов музыка мәктәбен экстерн укыган. Хәзер аңа 22 яшь.

«Бу спектакль искиткеч. Балалар кызыксыналар. Соңыннан яныма килеп клавишларга басып көй чыгарырга тырышалар. Миңа бу идея бик ошый», ди Алексей Романов.

«Менә сиңа куш кулым» – ятимнәргә һәм балалар йортларын тәмамлаучыларга ярдәм итүче «Солнечный круг» фонды, нәни тамашачылар өчен «Калабала» башкарма сәнгать ассоциациясе һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры кебек өч оешманың иҗади коллаборациясе нәтиҗәсе буларак тормышка ашырылучы иң кечкенә балалар өчен инклюзив бәби-спектакль. Проект Президентның мәдәни башлангычларга ярдәм итү фонды ярдәме белән тормышка ашырыла.

Tatar-inform.tatar

Тинчурин театры дөньяда беренче инклюзив бәби спектакле чыгара Тинчурин театры дөньяда беренче инклюзив бәби спектакле чыгара Тинчурин театры дөньяда беренче инклюзив бәби спектакле чыгара Тинчурин театры дөньяда беренче инклюзив бәби спектакле чыгара Тинчурин театры дөньяда беренче инклюзив бәби спектакле чыгара Тинчурин театры дөньяда беренче инклюзив бәби спектакле чыгара Тинчурин театры дөньяда беренче инклюзив бәби спектакле чыгара Тинчурин театры дөньяда беренче инклюзив бәби спектакле чыгара Тинчурин театры дөньяда беренче инклюзив бәби спектакле чыгара Тинчурин театры дөньяда беренче инклюзив бәби спектакле чыгара Тинчурин театры дөньяда беренче инклюзив бәби спектакле чыгара Тинчурин театры дөньяда беренче инклюзив бәби спектакле чыгара Тинчурин театры дөньяда беренче инклюзив бәби спектакле чыгара Тинчурин театры дөньяда беренче инклюзив бәби спектакле чыгара Тинчурин театры дөньяда беренче инклюзив бәби спектакле чыгара