90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры директоры «Кара пулат» операсына багышланган матбугат очрашуында катнашты

«Карап пулат» операсының административ һәм иҗат коллективы тамашачыны яңартылыган спектакльгә чакыра. Тинчурин театры директоры, проектның продюсеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов «Кара пулат» операсына багышланган матбугат очрашуында катнашты

«Кара пулат» операсы трагик булса да, аның нигезендә оптимистик фикер ята. Чөнки соңгы хор «Ташлар яна, корыч яна, бары тик кеше исеме генә янмый», дигән фикер белән тәмамлана», – диде операның композиторы Эльмир Низамов әлеге операның яңа премьерасына багышланган матбугат конференциясендә.

«Кеше дөрес яшәсә, тормышын батырларча уздырса, аның исеме мәңге калачак Бу дөньяда бернәрсә дә мәңгелек түгел, хәтер генә мәңгелек. Әсәрдә шул турында онытмасак иде дигән фикер ята», – диде ул.

Тинчурин театры «Кара пулат» операсын яңа солистлар белән чыгара. Наргизә һәм Турыбатыр рольләренә Илүсә Хуҗина белән Илгиз Мөхетдинов чакырылган.

Илүсә Хуҗина үзенең бик көчле хатын-кыз образын уйнаячагын әйтә. «Мин тамашачыга шушы көчле хатын-кызның хисләрен җиткерергә телим», – диде ул. Җырчы Наргизә ариясен бик күптәннән яратып башкаруын искәртте.

«Турыбатыр Болгар халкының беренче батыры булгандыр. Мин репетицияләр барганда да һәр катнашучының Турыбатырга мәхәббәте тууын сиздем», диде Илгиз Мөхетдинов.

Спектакльнең беренче куелышында бу партияләрне Опера театры солисты Гөлнора Гатина белән Рүзәл Гатин башкарган. Хәзер вакытта Рүзәл Гатин Казанда түгел.

Спектакль Тинчурин театры сәхнәсендә 18-22 май көннәрендә күрсәтелә. Яңартылган спектакль Идел буе Болгарында ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы программасына кертелгән. Аны тантанага республикага килгән кунаклар да карар дип планлаштырыла.

Либретто авторы — Ренат Харис; композиторы — Эльмир Низамов; продюсер — Фәнис Мөсәгыйтов, режиссер — Георгий Ковтун, рәссам — Владимир Самохин, костюмнар буенча рәссам — Әсәл Исмәгыйлева, балетмейстер — Фәнис Исмәгыйлев, дирижер — Ильяс Камал, хормейстер — Динә Венедиктова, концертмейстер — Айгөл Зәйнуллина, дип яза “Татар-информ”.

Тинчурин театры матбугат үзәге

Тинчурин театры директоры «Кара пулат» операсына багышланган матбугат очрашуында катнашты Тинчурин театры директоры «Кара пулат» операсына багышланган матбугат очрашуында катнашты Тинчурин театры директоры «Кара пулат» операсына багышланган матбугат очрашуында катнашты Тинчурин театры директоры «Кара пулат» операсына багышланган матбугат очрашуында катнашты Тинчурин театры директоры «Кара пулат» операсына багышланган матбугат очрашуында катнашты Тинчурин театры директоры «Кара пулат» операсына багышланган матбугат очрашуында катнашты Тинчурин театры директоры «Кара пулат» операсына багышланган матбугат очрашуында катнашты Тинчурин театры директоры «Кара пулат» операсына багышланган матбугат очрашуында катнашты Тинчурин театры директоры «Кара пулат» операсына багышланган матбугат очрашуында катнашты