90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры беренче тапкыр Зөлфәт Хәким әсәрен сәхнәләштерде (Автор – Рузилә Мөхәммәтова, Чыганак – «Татар-информ»)

Тинчурин театры яңа сезонда өченче премьерасын чыгарды. Кичә һәм бүген театрда премьера — Зөлфәт Хәкимнең яңа пьесасы буенча куелган «Һәлакәткә бер адым» спектакле.

Спектакльнең режиссеры — Лилия Әхмәтова. Рәссам — Сергей Скоморохов. Композитор — Риф Әхмәтов. Ут кую буенча рәссам — Илшат Сәяхов.

Зөлфәт Хәким «Һәлакәткә бер адым» пьесасының жанрын «булган хәл» дип билгеләгән. Бу аның Тинчурин театрында куелган беренче эше. «Мин аны „Яңа татар пьесасы“ конкурсына биргән идем. Монда куела башлагач, кермәгән», — ди автор. Конкурста драматургның ике әсәре катнашты.

«Лилия Әхмәтова минем дүртенче әсәремне куя. Без аның белән уртак тел табабыз. Пьесаны ул бик ошатты. Труппа да әсәрне ошатып кабул итте. Шуңа күрә зур өметләр баглыйм. Иң мөһиме — тамашачыга ошасын! Тормышчан әсәр килеп чыкты дип уйлыйм. Аллага тапшырдык!» — диде Зөлфәт Хәким спектакль алдыннан.

Спектакльнең төп герое Мисхәт юл фаҗигасе булган урыннан бер сумка акча табып өенә алып керә. Әмма аны акча хуҗалары һәм аның акча алуын күргән күршесе генә түгел, намусы да борчый.

Тамаша залында Камал һәм Тинчурин театры артистлары, язучылар, театр белгечләре бар иде.

Автор – Рузилә Мөхәммәтова,

Фотограф – Салават Камалетдинов,

Чыганак – «Татар-информ» https://tatar-inform.tatar/news/culture/25-12-2019/tinchurin-teatry-berenche-tapkyr-z-lf-t-h-kim-s-ren-s-hn-l-shterde-5713202