90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры артистлары «Ярдәм» комплексында булды

Кәрим Тинчурин театры артистлары, инвалидлар декадасы уңаеннан, «Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды комплексында булдылар. Алар өчен фонд тернәкләндерү үзәге, «Дан» күпфункцияле спорт комплексы буйлап җентекле экскурсия оештырды.

«Минем беркайчан да мәчетләргә кергәнем юк иде, ә бүген беренче тапкыр «Ярдәм» мәчетендә булдым. Мин монда барысын да бик теләп карадым. Безне бик матур каршы алдылар, барысын да күрсәттеләр. Һәм мин бар кешенең дә әлеге фонд белән танышуын телим», – диде Татарстанның халык артисткасы Зөләйха Хәкимҗанова.

«Мин монда алган хисләрне сүз белән генә аңлату мөмкин түгел. Бу изге эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт», – диде Татарстанның атказанган артисты Алмаз Фәтхуллин.

«Фонд мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормышын уңайлы итү өчен барлык шартларны да: спорт комплексларын, инвалид балаларның аналарына ял итү зоналарын тудырган. Мин мондый фондны беренче тапкыр күрәм», — дип өстәде К.Тинчурин театрының баш администраторы Зөлфия Бәшәрова.

Экскурсия ахырында артистлар фондка спектакльгә 30 чакыру билеты тапшырдылар, шулай ук Брайль системасы буенча әзерләнгән Коръән китабы комплекты өчен хәер бирделәр. «Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды Кәрим Тинчурин театры артистларына җылы сүзләре һәм ярдәмгә мохтаҗларга игелек кылырга атлыгып торулары өчен рәхмәтен белдерде.

Тинчурин театры артистлары «Ярдәм» комплексында булды Тинчурин театры артистлары «Ярдәм» комплексында булды Тинчурин театры артистлары «Ярдәм» комплексында булды Тинчурин театры артистлары «Ярдәм» комплексында булды Тинчурин театры артистлары «Ярдәм» комплексында булды Тинчурин театры артистлары «Ярдәм» комплексында булды Тинчурин театры артистлары «Ярдәм» комплексында булды Тинчурин театры артистлары «Ярдәм» комплексында булды Тинчурин театры артистлары «Ярдәм» комплексында булды Тинчурин театры артистлары «Ярдәм» комплексында булды