90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры артистлары Хәлил Мәхмүтов каберенә зыярәт кылды

Тинчурин театры артистлары Хәлил Мәхмүтов каберенә зыярәт кылды

«Ул театрны яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтте», — ди Зөфәр Харисов.

“Ул сәхнәдә тәртипне яратты. Таләпчән иде, ләкин беркайчан да кешегә тавыш күтәрми иде”, — дип искә алды Кәрим Тинчурин театры артисты Нуретдин Нәҗмиев.

“Безгә ул сәхнәдә һәм сәхнә артында үз-үзеңне тота белергә, театрны яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтте. Кешеләрнең кадерен белергә өйрәтте”, — диде Кәрим Тинчурин театры артисты Зөфәр Харисов “Татар-информ” хәбәрчесенә.

“Хәлил абыйның театрда юклыгы сизелә. Ул гаделлекне яратты. Икейөзле була белмәде, шуңа күрә мин аны бик хөрмәт иттем”, — диде Кәрим Тинчурин театры артисткасы Гүзәл Гарәпшина.

Театр артистлары Хәлил абыйның театрдагы эшчәнлеге, сәхнәдән тыш үз-үзен тотышы, театрны үстерүдәге роле турында сөйләделәр. Соңыннан аның изге рухына багышлап, дога укылды. Хәлил абыйның җәләл җефете Исламия Мәхмүтова зыярәт кылуга килгән барлык кешегә үзенең рәхмәтен җиткерде.

  • Хәлил Мәхмүтов 1939 елның 10 мартында Мамадыш районы Катмыш авылында туган. Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында 1966 елдан бирле гомеренең соңгы көннәренә кадәр эшләде. Ул театр училищесында студентларга белем бирде. Озак вакыт авырганнан соң 2012 елның 28 сентябрендә вафат булды.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/15/182640/

15 март 2019, 14:11 , Фото: Салават Камалетдинов