90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры артистлары “Казан тавышлары” перформансында катнашты!

Дуслар! 30 нчы август, бәйрәм чараларының дәвамы булып, кич белән шәһәр серле дә, мавыктыргыч та шигърият рухына төренде. Бик күп күренекле артистларны җыйган әлеге үзенчәлекле “Казан тавышлары” перформансында талант ияләре Артем Пискунов, Резедә Сәләхова белән Зөлфәт Закиров та катнашып, шигырьләр укыдылар, театрыбызда зур уңыш белән бара торган “Чулпан спектакленнән җыр башкардылар.