90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры артистлары “Адымнар” мәктәбендә

Бүген Тинчурин театры артистлары Айсылу Мөсәлләмова белән Салават Хәбибуллин Яр Чаллы шәһәрендәге “Адымнар” мәктәбендә укучылар белән очрашты. Очрашу күңелле һәм файдалы әңгәмә рәвешендә үтте. Шулай ук кунаклар актерлык осталыгыннан мастер-класс уздырдылар. Очрашуда икенче, бишенче, җиденче сыйныф укучылары катнашты.

Исегезгә төшерәбез, 11-12 октябрь көннәрендә Тинчурин театры Чаллының “Энергетик” мәдәният сараенда “Кияү урлау”, “Мәхәббәт баскычы”, “Беренче театр” комедияләрен күрсәтә. Гастрольнең беренче көне “Мәхәббәт баскычы” комедиясе белән ачылды. Чаллылар Тинчурин театры спектаклен зур кызыксыну белән карады һәм артистларны алкышларга күмде.

К.Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, иҗади сәфәрләрнең төп максаты – театр ярдәмендә мәктәп укучылары, яшьләр арасында туган телгә, мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү, милли кыйммәтләрне саклау һәм үстерү.

Тинчурин театры матбугат үзәге

Тинчурин театры артистлары “Адымнар” мәктәбендә Тинчурин театры артистлары “Адымнар” мәктәбендә Тинчурин театры артистлары “Адымнар” мәктәбендә Тинчурин театры артистлары “Адымнар” мәктәбендә Тинчурин театры артистлары “Адымнар” мәктәбендә Тинчурин театры артистлары “Адымнар” мәктәбендә Тинчурин театры артистлары “Адымнар” мәктәбендә