90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры артистларының зур эшен «Апуш» студиясе сәхнәгә чыгара

13 май 18.00дә «Московский» мәдәният үзәгендәге «Апуш» татар балалар театр студиясе тамашачыларга беренче эшен – «Әкият китабы» музыкаль спектаклен тәкъдим итә. Пьесаның авторы – драматург, Татарстанның атказанган артисты, театрыбыз мөхәррире Шамил Фәрхетдинов. Спектакльнең режиссеры – Татарстанның атказанган артисты Зөлфәт Закиров.

Ноябрь аенда ачылган студиядә укытучыларының күбесе – Тинчурин театры артистлары: актерлык осталыгы остазы – Зөлфәт Закиров, сәхнә теле остазы – Гүзәл Галиуллина, вокал остазы – театрыбыз хормейстеры Алия Хәмзина.

Искәртеп узыйк, «Әкият китабы» спектакле Тинчурин театрында 2015 елда куелды. Әлеге постановкада Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин, театрыбызның танылган артистлары Артем Пискунов, Илфак Хафизов, Илнур Байназаров, Салават Хәбибуллин, Айсылу Мөсәлләмова, Диләрә Фәттахова катнашты.

Шунысын да әйтеп узыйк, театрыбыз артистлары Казанның төрле районнарында урнашкан «Апуш» татар балалар театр студияләрендә белем бирә. Мисал өчен, Ленин исемендәге мәдәният сараендагы «Апуш» татар балалар театр студиясенең актерлык осталыгы педагогы – Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева; «Чулпан» мәдәният үзәгендәге «Апуш» студиясенең сәхнә теле остазы –  Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Нәүмәтова; «Сәйдәш» мәдәният үзәгендәге «Апуш» студиясенең сәхнә теле остазы – Резедә Сәләхова.

Тинчурин театры артистларының зур эшен «Апуш» студиясе сәхнәгә чыгара
Тинчурин театры артистларының зур эшен «Апуш» студиясе сәхнәгә чыгара