90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрының “Могҗиза” студиясе хәйрия спектакле күрсәтәчәк

Кәрим Тинчурин театры каршындагы сәламәтлеге чикле балаларның “Могҗиза” студиясенең “Миһербанлык” спектакле инвалидлар декадасы кысаларында үткәрелә. 1 декабрь, 13:00 сәгатьтә “Татмедиа”да Тинчурин театры һәм “Во благо вместе” Инициатив төркеме җитәкчелеге катнашында “Могҗиза” студиясе проектларына багышланган матбугат очрашуы була.

“Миһербанлык” спектакленең төп максаты – сәламәтлеге чикле балаларның иҗади мөмкинлекләренең чиксез булуын күрсәтү. Спектакльдә дүрт бала – Анель, Алсу, Айрат һәм Әмир интернет челтәрендә “Ялкынлы шәһәр” уенында танышып, якын дусларга әйләнәләр. Әмма, ни кызганыч, тормышта берсенең генә дә чын дусты юк. Төрле язмышлы, тормыш авырлыкларыннан интернет дөньясына чумган балаларны, кинәт кенә ут бетү яшәешкә чыгара. Алар үзләренең чынбарлыгы белән күзгә-күз очраша. Әмма “Ялкынлы шәһәр” уеныннан килгән “бүләкләр” аларга тормышка башка яктан карарга ярдәм итә. Урамга алып чыга. Тере дуслар белән таныштыра.

Фантастик әкиятнең авторы – Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов, режиссеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Спектакль «Во благо вместе» инициатив төркеме җитәкчесе Альбина Фәрид кызы Сәлимгәрәева ярдәмендә әзерләнде.

Спектакльне карарга яшь актерларның әти-әниләре, әби-бабайлары гына түгел, сәламәтлеге чикле балаларга теләктәшлек белдерергә теләүче гади тамашачылар да чакырулы. Шулай ук хәйрия спектаклендә Татарстанның дәүләт һәм иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашачак.

Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен “Могҗиза” театр студиясе К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов инициативасы буенча 2019 нчы елның язында оеша. Биредә Даун синдромы, ДЦП диагнозлы балалар сәхнә серләрен үзләштерәләр. “Могҗиза” театр студиясенең укытучылары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова һәм театрыбызның яшь талантлы артисты Салават Хәбибуллин. Кураторы – театрның баш администраторы Зөлфия Бәшәрова.
Театр студиясе оешканда бирегә барлыгы 7 бала йөрергә теләк белдергән булса, хәзер исә бу сан 15 кә җитте. “Могҗиза” ның тагын бер үзенчәлекле ягы шунда: укытучылар балаларда татар теленә мәхәббәт тәрбияли. 4 декабрьдә 12.00 сәгатьтә башланачак “Миһербанлык” спектаклен карарга чакырабыз.

Тинчурин театры матбугат үзәге

Тинчурин театрының “Могҗиза” студиясе хәйрия спектакле күрсәтәчәк
Тинчурин театрының “Могҗиза” студиясе хәйрия спектакле күрсәтәчәк