Кәрим Тинчурин театры 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көненә – ике бәйрәм оештырды. Башта театрда «Миһербанлык» спектакле күрсәтелде, соңрак Тинчурин паркында «Балачак бәйрәме» уздырылды. Бирегә сәламәтлеге чикле балалар һәм күп балалы гаилә вәкилләре дә чакырылган иде.
Илфак Хафизовның «Миһербанлык» спектакленә кадәр театрда балалар өчен уеннар, мастер-класслар оештырылды. Бер бала да бүләксез калмады. Бәйрәм Альбина Фәрит кызы Сәлимгәрәева җитәкчелегендәге «Во благо вместе» инициатив төркеме ярдәмендә уздырылды.
12.00 сәгатьтә Тинчурин паркында нәни тамашачыларны «Балачак бәйрәме» программасы көтеп тора иде. Әлеге чара Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә оештырылды.
Парк мәйданчыгы конкурслар, спорт чаралары, Сабантуй ярышлары, балаларның актив чыгышлары белән гөрләп торды. Алар рәхәтләнеп күңел ачты, бик тырышып һөнәрләрен күрсәткәч, бүләкләрен алды. Шулай ук
традицион «Уен-фест» һәм мастер-класслар үткәрелде. Бәйрәмгә кунак булып килгән 1 номерлы гимназия укытучылары сүзләренчә, Тинчурин театры шәһәр үзәгендә татар йолаларын күрсәтте, туган телне ишеттерде.
Тинчурин театрының артистлары бәйрәм көнне әкият геройларын гәүдәләндерде. Бәйрәмдә Камыр батыр, клоуннарны, тычканны, супергеройны, Тәти кызны очратып була иде. Илфак Хафизов, Зөлфәт Закиров, Айсылу Мөсәлләмова, Диләрә Фәттахова, Булат Зиннәтуллин, Ландыш Ибәтуллина, Айдар Фәтхрахманов, Альбина Гашигуллина, Фәрһад Мөхәммәтҗанов һәм башкалар балаларның күңелен күрде.
Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәмдә өч йөздән артык кунак катнашты. Балаларга бүләкләрне әзерләүдә Тинчурин театрына Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Агро-Инвест» компаниясе җитәкчесе Рәис Әхтәм улы Сөләйманов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Майский» тепличный комбинаты җитәкчесе Илшат Газимович Ганиев, Казан шәһәр Думасы депутаты, «КамаСтройИнвест» оешмасы җитәкчесе Делюс Наил улы Сираҗетдинов, Татарстан Иҗтимагый Палатасы әгъзасе, «Кроу Аудэкс» фирмасы җитәкчесе Айрат Фердинанд улы Гимадутдинов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Татагролизинг» оешмасы генераль директоры Җиһаншин Азат Илдус улы һәм Казан зоопаркы ярдәм иттеләр.
Тинчурин театры матбугат үзәге