90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры спектакле “Алтын битлек”нең лонг-исемлегенә керде


Тинчурин театрының «Ал яулык, зәңгәр шәл» спектакле театраль премиясенең лонг-исемлегенә керде.

Бүген Россиянең төп «Алтын битлек» – 2023 театраль премиясе номинантлары билгеле булды. Тинчурин театрының «Ал яулык, зәңгәр шәл» спектакле «Алтын битлек» театраль премиясенең лонг-исемлегенә керде һәм экспертлар тарафыннан «2020-2021 еллар сезонының иң күренекле спектакле» буларак билгеләп үтелде. Спектакльнең режиссерлары – Туфан Имаметдиновның режиссерлык курсын тәмамлаган Илнур Гарифуллин, Камил Гатауллин, Булат Минкин һәм Рамил Камалов.

Ә Тинчурин театры хореографы Марсель Нуриевның «ДӨР» бию перформансы илнең төп «Алтын битлек» театраль премиясендә берьюлы биш номинациядә җиңүгә дәгъва итә. «ДӨР» – «Әлиф» иҗат берләшмәсе белән «MOÑ» театр мәйданчыгының уртак проекты.

Спектакль үзе «Заманча бию / спектакль», Мария һәм Марсель Нуриевларның эше исә «Заманча биюдә балетмейстер-хореограф эше» номинациясендә җиңүгә дәгъва кыла. Мария Нуриева «Заманча биюдә хатын–кыз роле», ә Марсель Нуриев – «Заманча биюдә ир-ат роле» буенча номинацияләнгән. Композиторлар Сугдэр Лудуп, Эрик Марсковский һәм Мелас Спиридон «Музыкаль театрда композитор эше» номинациясе буенча тәкъдим ителгән.

«ДӨР» бию перформансы келәмнең ябык пространствосы эчендәге үрнәкләр ритмы аша барлыкка килгән һәм таркалган бәйләнешләр турында сөйли. «Тавышлар киңлекне тибрәнү дулкыннары белән тутыралар. Тәннәр күләгә һәм бушлыкта күренми торган бизәкләр калдыралар. «ДӨР» сүзе Тыва теленнән тәрҗемә иткәндә юртадагы (түрдә) һәм каршы яктагы (фасадка каршы) мактаулы урын дигәнне аңлата», – диелә спектакльнең аннотациясендә.

Тинчурин театры коллективы хореограф Марсель Нуриевны ихлас котлый һәм аңа илнең төп театраль премиясе өчен көрәштә уңышлар тели!

Тинчурин театры матбугат хезмәте