90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында өлкәннәр көне

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Өлкәннәр көне уңаеннан чаралар әзерли. 1 октябрьдә  16:00 сәгатьтә театр фойесында күркәм гадәт буенча әдәби-музыкаль кичә үткәрү планлаштырылган. 2 октябрьдә  театрның  музеенда  «Картаямыни соң йөрәк?!» дип аталган концерт булачак. Шулай ук Казанда яшәүче ветеран һәм пенсионерлар өчен хәйрия акциясе кысаларында спектакльләр күрсәтү оештырылачак.

1 октябрьдә буласы әдәби-музыкаль кичәне  Татарстанның халык артисткасы  Сәкинә Минханова алып барачак.

Чарада Татарстанның халык артистлары Рамил Минханов, Резеда Төхфәтуллина, танылган артистка Резеда Сәләхова, сәләтле актер һәм җырчы  Илнур Байназаров, Татарстанның атказанган артисты Илсур Мортаза катнашачак. Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Ильяс Камал җитәкчелегендәге Тинчурин театры оркестры музыканты, виртуоз баянчы Алмаз Ахунов чыгышы да көтелә.

К.Тинчурин театрының интерактив бүлеге оештырачак әлеге кичәдә танылган татар әдипләренең шигырьләре, күренекле татар композиторларының әсәрләренә иҗат ителгән җырлар яңгыраячак.

Розалия Чабатова җитәкчелегендәге Тинчурин театры музее һәрдаим өлкәннәр өчен  кичәләр, концертлар, очрашу һәм экскурсияләр уздыра.  Өлкәннәр көненә багышланган икенче чара  – «Картаямыни соң йөрәк?!»  – 2 октябрьдә 16.30  сәгатьтә  театр музеенда үтәчәк. Оештыручылар кунаклар өчен бүләкләр дә әзерләп куйган.

Тинчурин театры матбугат үзәге