90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында һәвәскәр һәм халык театры коллективлары өчен иҗат лабораториясе үтте!

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Ш.З.Закиров исемендәге XXI «Идел-йорт» театр коллективлары төбәкара фестиваль-конкурсы кысаларында иҗат лабораториясе үтте. Лабораториядә катнашучыларга режиссер Р.Гарипова актерлык осталыгы, Татарстанның атказанган артисткасы Г.Нәүмәтова сәхнә теле, театрның парикмахер цехы мөдире К.Фәйзетдинова грим, “Казан” бию ансамле солисты Р.Мифтахов пластика буенча мастер-класслар, тренинглар үткәрде. Музей мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Р.Чабатова театрыбызның данлы үткәне белән таныштырды. Соңыннан остаханәдә катнашучылар Л.Янсуар белән Р.Гарипова әсәре буенча куелган “Карурман” спектакленә чакырылды.
Әлеге иҗат лабораториясе Татарстанда һәвәскәр театр сәнгатен үстерү һәм популярлаштыру, милли театрларда традицияләрнең дәвамчанлыгын саклау максатыннан уздырыла.