90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында экскурсияләр уздырыла башлады

26 сентябрь көнне, Авиатөзелеш районының 33 нче номерлы гимназия укучыларына «Театр яктылыкка, нурга илтә!» дип аталган экскурсия узды. Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңаеннан бигрәк тә аның тормыш юлы һәм иҗатына басым ясалды. Укучылар шулай ук Татарстанның атказанган артисткасы Әлфия Хәсәнова белән очрашты. Алар артистканың юбилее уңаеннан төзелгән күргәзмә белән дә таныштылар. Театрыбыз артисткасы укучыларга шигырьләр укыды, алар белән җылы әңгәмә корды.

Кунакларыбыз театр цехларында, шулай ук артистларның грим бүлмәләрендә дә булды. Экскурсиягә килүчеләр бик канәгать калдылар, истәлекле фотоларга төштеләр, эчтәлекле һәм кызыклы экскурсия өчен чиксез рәхмәтләрен белдерделәр.

Кәрим Тинчурин театрының легендар спектакльләре, архитектура һәм сәхнә арты, декорацияләре һәм костюмнары, танылган режиссерлары һәм актерлары – болар барысы да данлы тарих.

Кәрим Тинчурин театрына экскурсия – мәшһүр театр киңлекләрен күрү, аның бай тарихында тирән эз калдырган шәхесләр – Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев, Гали Ильясов, Гөлсем Болгарская, Рокыя Кушловская, Кәшифә Тумашева, Равил Тумашев, Вера Минкина, Әсхәт Мәҗитов, Фердинанд Фарсин, Люция Фарсина, Наил Шәйхетдинов, Исламия Мәхмүтова һ.б. иҗаты һәм тормыш юллары белән танышу мөмкинлеге ул.

Экскурсияләрне оештыручы – театр музее җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Чабатова Розалия Вәлиәхмәт кызы. Рәхим итегез!

Киләсе экскурсияләр 29 сентябрьдә 12.00 сәгатьтә һәм 30 сентябрьдә 14.00 сәгатьтә булачак.

Билетлар: https://tinchurinteatr.ru/buy/?performance_id=4635593

https://tinchurinteatr.ru/buy/?performance_id=4635585

Тинчурин театры матбугат үзәге

Тинчурин театрында экскурсияләр уздырыла башлады Тинчурин театрында экскурсияләр уздырыла башлады
Тинчурин театрында экскурсияләр уздырыла башлады Тинчурин театрында экскурсияләр уздырыла башлады