90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында шагыйрь Ләис Зөлкарнәйнең иҗат кичәсе була

11 апрельдә 18.00 сәгатьтә  К.Тинчурин  исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында күренекле татар шагыйре Ләис Зөлкарнәйгә 60 яшь тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә була.

Кичәнең инсценировка авторы – драматург Рәдиф Сәгъди, режиссеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Кичәдә җырчылардан Голзадә Сафиуллина, Рөстәм Маликов, Базарбай Бикчәнтәй, Тинчурин театры артисларыннан Люция Галләмова, Илгизәр Хәсәнов, Илфак Хафизов, Гүзәл Гайнуллина, Зөлфәт Закиров, Айсылу Мөсәлләмова, Айдар Фәтхрахманов, Фәрһад Мөхәммәтҗанов катнаша.

Чакыру билетларын Язучылар берлегеннән  һәм театр кассасыннан алырга була.

Кичәгә рәхим итегез!

Тинчурин театрында шагыйрь Ләис Зөлкарнәйнең иҗат кичәсе була
Тинчурин театрында шагыйрь Ләис Зөлкарнәйнең иҗат кичәсе була