90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында “Утка очкан күбәләктәй” спектакле премьерасына әзерлек башланды

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында сезонның чираттагы премьерасына әзерлек башланды. Бүген коллектив Нәбирә Гыйматдинованың “Утка очкан күбәләктәй” (инсценировка авторы – Тәслимә Хәләф) әсәрен сәхнәләштерүгә кереште. Режиссеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Спектакльнең премьерасы февраль аенда көтелә.