90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында укытучылар көне узды

8 октябрьдә Тинчурин театрында Укытучылар көнен билгеләп уздылар. Татар теле һәм әдәбияты фәнен укытучылар  җыелып, «Мәдинә» спектаклен карарга килде. Аларны Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Һадиуллин Илсур Гәрәй улы сәламләде һәм һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Барыгызны да Укытучыларга багышланган атналык белән тәбрик итәм. Әлеге һөнәр ияләренә булган ихтирамны җиткерү өчен бер көн генә җитми, әлбәттә, ай буенча кирәк, ел дәвамында котласаң да аз әле ул. Безне барыбызны да кемдер укыткан, без үзебез дә укыткан, белем алу кеше тормышында иң әһәмиятле факторларның берсе.  Телебезгә мәхәббәт уятучы, сәнгатебез, чал тарихыбызны яшьләргә җиткерүчеләребез мактауга лаек, аларны олылау кирәк. Тинчурин театрына рәхмәтләребезне әйтәбез, әлеге бәйрәмне театрда билгеләп узу күркәм гадәткә кереп бара. Алга таба да бергә булыйк!» – дип фикерләре белән бүлеште Илсур Гәрәй улы.

Тинчурин театрының  киләчәк буынны тәрбияләүдә керткән өлеше зур. Милли кыйммәтләрне саклау һәм үстерү бурычын тормышка ашыру юнәлешендә булдырылган, яшьләр өчен кызыклы, тирән эчтәлекле спектакльләре бихисап. Мәктәп укучылары, студентлар бирегә һәрдаим аларны тамаша кылырга йөри. Шулай ук рухи кыйммәтләрне баету, мәгълүмат туплау өчен бик теләп төрле мастер-классларга, экскурсияләргә киләләр.

Тинчурин театры матбугат үзәге

Тинчурин театрында укытучылар көне узды Тинчурин театрында укытучылар көне узды Тинчурин театрында укытучылар көне узды Тинчурин театрында укытучылар көне узды Тинчурин театрында укытучылар көне узды Тинчурин театрында укытучылар көне узды Тинчурин театрында укытучылар көне узды Тинчурин театрында укытучылар көне узды Тинчурин театрында укытучылар көне узды