90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында Тукай кичәсе узды

Габдулла Тукайның 136 еллыгы уңае белән Кәрим Тинчурин театрында 26 апрельда шигърият кичәсе оештырылды.

Кичәдә Тинчурин театры артистлары Зөфәр Харисов, Гөлчәчәк Хафизова, Гүзәл Гайнуллина, Резедә Төхвәтуллина, Рамил Минханов, Сәкинә Минханова Тукайның шигырьләрен һәм җырларын башкарды. Тамашачылар өчен театрның Ильяс Камал җитәкчелегендәге камера оркестры татар көйләрен уйнады.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов сүзләренчә, Кәрим Тинчурин театры беркайчан да Тукайдан, татар шигъриятеннән аерылмады. Театр 88 ел дәвамында Тукай иҗатын халкыбыз арасында тарата, таныта, дип чыгыш ясады Зөфәр Харисов.

Кичә Тукайның “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.

К.Тинчурин театры матбугат үзәге

Тинчурин театрында Тукай кичәсе узды Тинчурин театрында Тукай кичәсе узды Тинчурин театрында Тукай кичәсе узды Тинчурин театрында Тукай кичәсе узды Тинчурин театрында Тукай кичәсе узды Тинчурин театрында Тукай кичәсе узды Тинчурин театрында Тукай кичәсе узды