90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында “Театр – All Inclusive” гала-концерты узды!

18 нче майда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры “Ак Барс Созидание” Хәйрия фонды белән берлектә, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен театр студияләре Республика фестивале – “Театр – All Inclusive” гала-концерты уздырды.
Сәләтле балаларның чыгышларын Педагогия фәннәре кандидаты, Театр иҗаты кафедрасы доценты А.А.Козырова, Фәнни тикшеренү, инновация һәм һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлегенең әйдәп баручы җитәкчесе В.А.Фазылова, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары А.Г.Исаева, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары А.Р.Мөбәрәкшин, Татарстанның атказанган артистлары З.Вәлиева һәм И.Хафизов бәяләде. Җиңүчеләргә сертификатлар, акчалата бүләкләр тапшырылды. Чараны С.Хәбибуллин белән Ю.Выборнова алып барды.