90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында “Театр яктылыкка, нурга илтә!” исемле экскурсияләр башланып китте

Драматург, актер, режиссер, татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңае белән 16 февральдә Тинчурин театрында “Театр яктылыкка, нурга илтә!” дип аталган экскурсияләр үткәрелә башлады. Экскурсиянең яңа форматы тамашачыларга үзләре өчен театрны башка яктан һәм тулырак ачарга мөмкинлек бирде. Тамашачыларга таныш һәм таныш булмаган урыннар белән шәһәрлеләрне Тинчурин театрының музей мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова таныштырды. Экскурсиядә катнашучылар музей, сәхнә, сәхнә артын һәм цехларны карады. Розалия Чабатова аларны грим, тегү һәм киендерү цехларына алып барды һәм анда театр хезмәткәрләре белән аралашырга, аларның эш барышын күзәтергә мөмкин иде. Экскурсияләрнең форматы музей белән генә чикләнмичә, бөтен театр белән таныштыруга багышлана. Тинчурин театрының тарихи бинасы һәм данлыклы спектакльләре, танылган шәхесләре, архитектура һәм сәхнә арты, декорация һәм костюмнар – боларның барысын да экскурсия вакытында күреп була.

Гомумән, экскурсияләр чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә, 15:00 сәгатьтә театрның серле урыннарында узачак.

К.Тинчурин театры матбугат үзәге

Тинчурин театрында “Театр яктылыкка, нурга илтә!” исемле экскурсияләр башланып китте Тинчурин театрында “Театр яктылыкка, нурга илтә!” исемле экскурсияләр башланып китте Тинчурин театрында “Театр яктылыкка, нурга илтә!” исемле экскурсияләр башланып китте
Тинчурин театрында “Театр яктылыкка, нурга илтә!” исемле экскурсияләр башланып китте Тинчурин театрында “Театр яктылыкка, нурга илтә!” исемле экскурсияләр башланып китте Тинчурин театрында “Театр яктылыкка, нурга илтә!” исемле экскурсияләр башланып китте