90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдиновның юбилее узды

Хөрмәтле артистыбызга Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының масскакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов  Татарстан мәдәниятен үстерүгә керткән хезмәте өчен Татарстан хөкүмәтенең Рәхмәт хатын тапшырды. Казан шәһәре башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов башкалабызда мәдәниятне үстерүгә керткән өлеше өчен Казан мэры Илсур Метшиннан Рәхмәт хаты белән тәбрикләде.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева, Татарстан театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары, М.Сәлимҗанов исемендәге актерлар йорты директоры  Эльмира Фәтхуллина Вадимовна да Ренат Шәмсетдиновны гомер бәйрәме белән котладылар.

Юбилярыбызның остазы Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Камал театры актёры Илдар Хәйруллин, Татарстанның атказанган артисты, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы драма театрыннан Энҗе Шиһапова һәм шулай ук курсташы, тормыш иптәше, Татарстанның атказанган артисткасы Лилия Мәхмүтова,  балдызы, Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Мәхмүтовалар түгәрәк дата белән котлады. “Әкият” курчак театры сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев, Кариев театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Илнар Низамиевлар да бәйрәм уңаеннан ихлас теләкләрен җиткерделәр.

Тантанага Ренат Шәмсетдиновның якташлары да килгән иде. Питрәч районы мәдәният бүлегеннән Альберт Хамадиев, Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай премиясе лауреаты Камил Кәримов, Шәле мәктәбе директоры Миңзифа Хәсәнова  һәм “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Лилия Гатиятуллина истәлекләре белән уртаклаштылар, котлап, аның белән  горурлану хисләре кичерүләрен әйттеләр.

Тинчурин театры артистлары һәм театрның директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов,  баш режиссер Туфан Имаметдинов  та юбилярны зурлады. “Ренат бөтен яктан килгән кеше. Сәхнәдә җимертеп уйный, ул булдыра алмаган роль юк, гомумән. Музыка уен коралларында да оста башкаручы буларак үзен күрсәтте, театрыбызда оештырылган чараларда бик теләп катнаша. Хөрмәтлебез Лилия Мәхмүтова белән коллективыбызда бергәләп иҗат итәләр, күпләргә үрнәк булырдай гаилә корып яшиләр. Яраткан артистларыбыз Хәлил абый белән Исламия апа буыны традицияләренең лаеклы дәвамчылары. Без аларга киләчәктә дә күп уңышлапрга ирешүләрен телибез!” – дип котлаулапрын җиткерде Фәнис Наил улы.

Тинчурин театры матбугат хезмәте

Тинчурин театрында Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдиновның юбилее узды Тинчурин театрында Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдиновның юбилее узды Тинчурин театрында Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдиновның юбилее узды Тинчурин театрында Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдиновның юбилее узды Тинчурин театрында Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдиновның юбилее узды Тинчурин театрында Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдиновның юбилее узды Тинчурин театрында Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдиновның юбилее узды Тинчурин театрында Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдиновның юбилее узды Тинчурин театрында Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдиновның юбилее узды Тинчурин театрында Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдиновның юбилее узды Тинчурин театрында Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдиновның юбилее узды Тинчурин театрында Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдиновның юбилее узды Тинчурин театрында Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдиновның юбилее узды