90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында сәламәтлеге чикле балаларның «Театр-All Inclusive» V Республика театр фестивале узачак

Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында «АК БАРС ЯҢАРЫШ» Хәйрия фонды белән Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 28 апрель, 09.30 сәгатьтә мөмкинлекләре чикләнгән балаларның «Театр-All Inclusive» V Республика театр студияләре фестиваленең Гала-фестивален үткәрә.

Фестивальнең төп максаты – мәдәният ярдәмендә сәламәтлекләре чикле балаларда белем алуга һәм тормышта үз урынын табарга ярдәм итү. 28 апрель көнне яшь артистлар Тинчурин театры актерлары белән очрашып, сәхнә серләренә ныграк төшенәчәк. Шулай ук фестивальгның йомгаклау тантанасы, җиңүчеләрне бүләкләү булачак.

Фестивальда Тинчурин театрының “Могҗиза” студиясе дә спектакль күрсәтәчәк. Алар Илфак Хафизовның “Миһербанлык” тамашасын тәкъдим итә.

«Ныклы гаилә» Федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы фестивальне оештыруда ярдәм күрсәтә.

Фестиваль 28 апрельдә Кәрим Тинчурин театрында узачак.

Мөмкинлеге булган һәркемне фестивальне карарга чакырабыз.

Тинчурин театры матбугат үзәге

Тинчурин театрында сәламәтлеге чикле балаларның «Театр-All Inclusive» V Республика театр фестивале узачак
Тинчурин театрында сәламәтлеге чикле балаларның «Театр-All Inclusive» V Республика театр фестивале узачак