90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында сезонның чираттагы премьерасына әзерлек башланды!

Тинчурин театрында яңа сезонның чираттагы премьерасына әзерлек башланды. Бүген, 13 ноябрьдә, Л.Янсуар һәм Р.Гарипованың “Сәйдәш. Йокысызлык” пьесасын күмәк уку оештырылды. Спектакль күренекле композитор Салих Сәйдәшевның тууына 120 ел тулуга багышлана. Әсәрне режиссер Резеда Гарипова сәхнәгә куя. Спектакльнең премьерасы декабрь аенда көтелә.