90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында “Музей төне” узды

Кәрим Тинчурин театрында ел саен уздырыла торган “Музей төне” акциясе үтте. Акция кысаларында театрда экскурсия оештырылды.

Кунаклар Тинчурин театры тарихы белән танышты, кызыклы экспонатларны, тарихи документларны күрә алды, дип сөйләде музей җитәкчесе, чараны оештыручы Розалия Чабатова.

Акцияда катнашучылар “Кара пулат” операсы декорациясе белән якыннан танышты. Театрның камера оркестры җитәкчесе, дирижер Ильяс Камал кунакларга татар музыкасы турында сөйләп, берничә көй уйнады.

“Музей төне” акциясендә Тинчурин театры спектакльләре геройлары пәйда булды. Шулай ук тамашачылар театрның серле почмакларында да булды.

К.Тинчурин театры матбугат үзәге

Тинчурин театрында “Музей төне” узды Тинчурин театрында “Музей төне” узды Тинчурин театрында “Музей төне” узды Тинчурин театрында “Музей төне” узды
Тинчурин театрында “Музей төне” узды Тинчурин театрында “Музей төне” узды Тинчурин театрында “Музей төне” узды Тинчурин театрында “Музей төне” узды