90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында «Мелкий бес» спектаклен күрсәтәчәкләр

Казан театр училищесының 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Тинчурин театры сәхнәсендә Чиләбе дәүләт драма «Камера театры» «Мелкий бес» спектаклен күрсәтәчәк.

2022 елда Россиядә иң борынгы театраль һөнәри уку йортларының берсе булган Казан театр училищесы (техникум) оешуга 100 ел тула. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Республика Президенты тарафыннан хупланган юбилей чаралары программасы эшләнде. Юбилей тантаналары кысаларында Казан театр училищесын тәмамлаучылар катнашында яки алар тарафыннан куелган спектакльләр декадасы мөһим проект булачак.

Әлеге проектта Чиләбе дәүләт драма «Камера театры» «Мелкий бес» (режиссеры Тимур Кулов) һәм Санкт-Петербургның «Театр на Васильевском» дәүләт драма театры «ART Я. Реза» (режиссеры Руслан Нанава) спектакльләре белән катнашачак. Шулай ук училищены тәмамлаган Руслан Риманас куелышында «День Р.» перформансы күрсәтеләчәк.

Казан театр училищесының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, декадада Татарстан Республикасыннан Г.Камал театры «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» (режиссеры Фәрит Бикчәнтәев) һәм «Көл» (режиссеры Айдар Җаббаров) спектакльләрен тәкъдим итәчәк.