90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театрында «Карурман» спектакле премьерасына әзерлек башланды

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында сезонның чираттагы премьерасына әзерлек башланды. Күптән түгел коллектив Луиза Янсуар белән Резеда Гарипованың “Карурман” әсәрен сәхнәләштерүгә кереште. Режиссеры – Резеда Гарипова. Олылар өчен беренче татар фэнтези спектакленең премьерасы 12 нче һәм 13 нче мартта булачак.