90 СЕЗОН

Яңалыклар

Театрның «Кунак бүлмәсендә» Гөлүсә Шаһбанның китап презентациясе узды

8 ноябрьдә Кәрим Тинчурин театрының “Кунак бүлмәсе”ндә шагыйрә, популяр җырлар авторы Гөлүсә Шаһбанның “Сиңа атап яздым” дип аталган яңа китабы презентациясе узды. Әлеге әдәби-музыкаль кичәдә танылган җырчы, Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан да чыгыш ясады. Алар бер-берсен тулыландырып, илһам биреп, күпләргә үрнәк матур гаилә булып яшиләр.

Гөлүсә Шаһбан халыкчан стильдә язылган шигырьләре белән укучыларның күңелен яулаган, киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп иткән шәхес. Яңа китабын тәкъдим итү чарасына килгән күпсанлы кунаклар моны тагын бер кат раслады. Аның шигырьләренә  иҗат ителгән җырларның кайберләре әлеге кичәдә яңгырады.

Гөлүсә ханым сәнгать әһелләренең иҗат җимешләрен халыкка җиткерүдә социаль челтәрләрнең әһәмияте турында әйтеп узды.

“Интернетта күреп алып, ошаткан авторның әсәрләрен кызыксынып эзли башлыйлар, җыентыкларын булдыралар – бу бик яхшы күренеш. Тәнебез сихәтен кайгыртып яхшы ризык сайлаган кебек, күңелебез дә рухи азыкка мохтаҗ икәнен истә тотыйк. Дөнья мәшәкатьләреннән беразга арынып тору өчен менә шундый ихлас аралашуга корылган кичәләр бик кирәк. Тинчурин театрына, аның директоры Фәнис Мөсәгыйтовка мондый мөмкинлек биргән өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Биредә җыелганнар үзара аралашып, дуслашып, киләчәктә бергәләшеп спектакльләргә дә йөрербез әле ”, – дип сөйләде Гөлүсә Шаһбан.

Очрашуның кунаклары Татарстанның атказанган артисткалары Сәнифә Рангулова, Мәүлидә Мортазиналар да шагыйрәнең иҗатына карата үз фикерләрен җиткерде. Казан федераль университеты студентлары эчтәлекле шигырьләр тыңлап, кызыксындырган сорауларга нигезләнеп әңгәмә корды. Алар арасында үзләре дә каләм тибрәтүчеләр шактый иде.

Тинчурин театры күптән түгел булдырылган «Кунак бүлмәсе»ндә эшлекле очрашу, презентация, туган көннәр һәм башка төрле бәйрәмнәр үткәрергә мөмкин. Тинчурин театры артистлары белән очрашулар да узачак.

Тинчурин театры матбугат хезмәте

Театрның «Кунак бүлмәсендә» Гөлүсә Шаһбанның китап презентациясе узды Театрның «Кунак бүлмәсендә» Гөлүсә Шаһбанның китап презентациясе узды Театрның «Кунак бүлмәсендә» Гөлүсә Шаһбанның китап презентациясе узды Театрның «Кунак бүлмәсендә» Гөлүсә Шаһбанның китап презентациясе узды Театрның «Кунак бүлмәсендә» Гөлүсә Шаһбанның китап презентациясе узды Театрның «Кунак бүлмәсендә» Гөлүсә Шаһбанның китап презентациясе узды Театрның «Кунак бүлмәсендә» Гөлүсә Шаһбанның китап презентациясе узды Театрның «Кунак бүлмәсендә» Гөлүсә Шаһбанның китап презентациясе узды