90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин паркында “Балачак бәйрәме” узды!

Бүген, 1 нче июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Тинчурин паркында нәни дусларыбыз өчен “Балачак бәйрәме” уздырды. Театрыбызның талантлы артистлары һәм хезмәткәрләре паркның төрле мәйданчыкларында халкыбызның милли уеннарын үз эченә алган “Уен-фест!”, җитезләр һәм спорт сөючеләр өчен “Күңелле старт”, балаларның осталыгын арттыручы “Мастер-класс” һ.б. үткәрде. Бәйрәмдә театрыбызда уңышлы эшләп килүче сәламәтлеге чикләнгән балаларның “Могҗиза” театр студиясе егетләре-кызлары да катнашты. Алар “Беренче театр” спектакленнән өзек күрсәттеләр, котлауларын җиткерделәр. Шулай ук бәйрәм чарасында “Сабантуй”, “Салават күпере” журналлары хезмәткәрләре дә үз мәйданчыгын булдырды. Кыскасы, күренекле әдип исеме белән аталган паркта балалар рәхәтләнеп күңел ачты, истәлекле бүләкләргә ия булды.