90 СЕЗОН

Яңалыклар

ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ МАМАДЫШ ШӘҺӘРЕ ТАМАШАЧЫСЫНА «СИН БИТ МИНЕМ БЕРГЕНӘМ» ПРЕМЬЕРАСЫН ТӘКЪДИМ ИТТЕ

Язның беренче көнендә, 1 март, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Мамадыш шәһәре тамашачысына “Син бит минем бергенәм” премьерасын тәкъдим итте. Спектакль Исламия ханым Мәхмүтованың күркәм юбилее уңаеннан күрсәтелде. Мамадыш шәһәре башлыгы Анатолий Петрович Иванов, мәдәният бүлеге башлыгы Степан Петрович Спиридонов һәм зал тутырып килгән тамашачы яраткан артисткасын 75 яшьлек юбилее белән тәбрик итте. Театрыбызның музей мөдире Розалия ханым Чабатова Татарстанның халык артисты Хәлил ага Мәхмүтовның тууына 80 ел тулу уңаеннан артистның туган төбәгендә тормыш юлы һәм иҗатын чагылдырган «Ике йолдыз» дип исемләнгән күргәзмәне тамашачылар хозурына тәкъдим итте. Исламия ханым тормыш иптәше, сәхнә партнеры булган Хәлил ага турында үзенең җылы истәлекләре белән уртаклашты. Ләйсән Мәхмүтованың әтисенең якты истәлегенә багышлап җырланган җыры тамашачы күңеленә аеруча якын булды. Күренекле артистны искә алу аның рухына дога булып барып ирешкәндер!!!

5qWNlvtijTQ eu3jZyn7kyI HIlYMKFg-gg pI2DQVv0a1w rNSNappIfWU s8bs9cokOjQ