90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчуринның туган авылында фотокүргәзмә ачылды

Пенза өлкәсенең Спасск районында халык иҗаты музеенда «Спасск өлкәсенең данлыклы якташлары» дигән фотокүргәзмә оештырылган. Ул Аккүл-Тараклы авылында дөньяга килгән Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулуга багышлана.

Бүгенге көндә өлкәдә Тинчуринның туганнарын эзләү буенча эшчәнлек дәвам итә. Әгәр бу хакта мәгълүматка ия булсагыз, әлеге эшләргә үз өлешегезне кертә аласыз. Шулай ук Аккүл-Тараклы авылындагы элекке мәктәп бинасына эленгән истәлек тактасын яңартачаклар.