Бүген Татарстанның Милли китапханәсендә «Тинчуринның сигез фотоаппараты» күргәзмәсе ачылды. Тамашачылар хозурына Кәрим Тинчурин үзе төшергән фотографияләр тәкъдим ителде. Фотокүргәзмә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгына багышлана.
Чараның тантаналы ачылышында Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, Татарстан Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге башлыгы Айрат Фәйзрахманов, Татарстанның халык язучысы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла, К.Тинчурин театры музее мөдире Розалия Чабатова, Татарстан Милли китапханәсе күргәзмә проектларының кураторы Александр Скобеев катнашты.
Кәрим Тинчуринны талантлы драматург һәм режиссер буларак белсәләр дә, фотография белән дә шөгыльләнүе – күпләр өчен яңа факт. Аның 8 фотоааппараты була. Сәхнәгә куйган спектакльләре фотографияләрен дә ул үзе төшергән.
«Кәрим Тинчуринның яши-яши төрле якларын ачабыз. Биредәге фотолар уникаль, аларның күбесе әле киң җәмәгатьчелеккә чыгарылмаган. Бу фотоларда шуның кадәр зур энергетика. Моны мин үзем дә тоям. Аларны, әлеге күргәзмә тәмамлангач та, театрда урнаштырырга телибез. Әлеге күргәзмәнең бик зур тәрбияви ягы да бар. Кәрим Тинчуринны белмәгән кешеләр булса, аның иҗаты белән танышырга омтылсыннар иде», – диде Фәнис Мөсәгыйтов.
Күргәзмәдә танылган режиссер тарафыннан төшерелгән 15кә якын фотография тәкъдим ителде. Алар шушы экспозиция өчен сканер аша махсус уздырылган һәм форматы ягыннан зурайтылган. Ачылыш алдыннан Кәрим Тинчуринның тормыш иптәше – Заһидә Тинчуринаның аудиоистәлекләре дә яңгырады.
«К.Тинчуринның әлеге фотоларын фотоархеология дип әйтергә мөмкин. Алар, чыннан да, – Кәрим ага күзлеге аша яктыртылган тарих. К.Тинчуринның сигез фотоаппараты аркылы 1920-1930 нчы елларның тормышын күрү безнең өчен бик кыйммәтле. Оештыручыларга, Кәрим Тинчурин театрына бик зур рәхмәт!» – дип ассызыклады Айрат Фәйзрахманов.
Шунысы мөһим: фотографияләрнең кайберләре киң җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр тәкъдим ителә. Хәзерге вакытта әлеге экспонатлар К.Тинчурин театры архивында саклана. Зур кыйммәткә ия булган фотографияләрне театрга күренекле татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла тапшырган. Ә аңа, үз чиратында, әлеге истәлекләрне Заһидә Тинчурина мирас итеп калдырган.
«Кәрим Тинчурин Бауман урамындагы антиквар кибетенә йөри торган була. Анда фотоаппаратлар ала ул. Башта фотолары томанлы гына килеп чыга, аннары әкренләп-әкренләп остара барган, портрет фотолары да төшерә», – дип сөйләде Рабит Батулла.
Әйтергә кирәк, Тинчурин исеме Милли китапханә белән дә бәйле. 1928 нче елда драматург бераз вакыт В.И. Ленин исемендәге китапханәдә (хәзерге Татарстанның Милли китапханәсе) дә эшли.
«К.Тинчуринның шәхси әйберләре безнең театрда, Г.Камал театрында, Татарстанның Милли музеенда саклана. Боларны бүгенге көнгә җиткерүче – Кәрим Тинчуринның сөеклесе Заһидә ханым. Үсеп килүче буын шәхси әйберләр аша таныша бара. Мин рәхмәтләремне Рабит агага җиткерәм. Ул – шундый зур эш башкарган шәхес, хатыны белән Заһидә ханымны тәрбиягә алып, соңгы юлга озаталар. Бүгенге көнгә килеп җиткән шәхси әйберләр, фотолар – Рабит абыйның хезмәте. Ул безгә узган сезонда Кәрим Тинчуринның үзе төшергән фотоларын тапшырды», – диде Розалия Чабатова.
Ачылыштан соң Тинчурин театрының әдәби бүлек мөдире Гөлназ Бәдретдин әлеге күргәзмә буйлап экскурсия үткәрде. Ул фотосурәтләрнең тарихы турында сөйләде.
Күргәзмә бер ай дәвам итәчәк. Керү бушлай. Күргәзмә Татарстанның Милли китапханәнең 2 нче катында, күргәзмәләр залында урнашкан.