90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчуриннар Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Бүген бөек татар классигы Габдулла Тукайның тууына 136 ел. Шул уңайдан иртән Казанның Г.Тукай исемендәге скверында шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы уздырылды. Чарада тинчуриннар да катнашты.

Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә язучы Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршын җир” драмасы була. Туган тел көнен татар театрында татарча спектакль карап билгеләп үтегез, дуслар!

Исегезгә төшереп узабыз, Габдулла Тукайның 136 еллыгы уңае белән Кәрим Тинчурин театрында 26 апрельда шигърият кичәсе узачак.

Кичәдә Тинчурин театры артистлары Зөфәр Харисов, Гөлчәчәк Хафизова, Гүзәл Гайнуллина, Резедә Төхвәтуллина, Рамил Минханов, Сәкинә Минханов Тукайның шигырьләрен һәм җырларын башкарачак. Тамашачылар өчен театрның Ильяс Камал җитәкчелегендәге камера оркестры татар көйләрен уйнаячак.

Шулай ук театр музеенда Розалия Чабатова җитәкчелегендә “И туган тел, и матур тел” дип исемләнгән викторина оештырыла. Викторина вакытында тамашачыларга Тукайга багышланган сорауларга җавап биреп кенә калмыйча, Тукай шигырьләрен сөйлиячәк. Аеруча зур тырышлык күрсәткән тамашачыларга бүләкләр дә биреләчәк.

Кичә 17.30 сәгатьтә башлана.

К.Тинчурин театры матбугат үзәге

Тинчуриннар Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды Тинчуриннар Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды Тинчуриннар Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды
Тинчуриннар Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды Тинчуриннар Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды Тинчуриннар Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды