90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчуринлылар Тәслимә Фәйзуллинаны искә алды

Бүген, 14 нче октябрь, Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның халык артисткасы Фәйзуллина Тәслимә Хәләф кызын искә алу кичәсе узды. Чарада Тәслимә ханымның күп еллар бергә эшләгән Тинчурин театры коллективы; иҗатташ дусты, Татарстанның халык язучысы Нәбирә ханым Гыйматдинова һәм шәкертләре катнашты. Талантлы актриса һәм олы җанлы шәхес турында әйтелгән һәр җылы сүз, кылган догаларыбыз Тәслимә ханымның рухына дога булып барып ирешсен!!!

2a6c9f16-3332-4850-9de1-c624f8b4ecf7 72bb5481-9b76-4a77-8980-46cc53781a7e 650c0469-f172-4391-9046-7a7df10b4898 26726e26-9cc5-4ab1-8068-9cde68791004 092249b3-77b7-4b28-bc49-d75d33bcaf4e f24ee332-0916-46e5-8604-47b5160ccdfc