90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчуринлылар Ашытбаш авылында кунакта 

1 нче февраль, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Ашытбаш авылы Мәдәният йортында “Күрәсем килгән иде…” спектаклен тәкъдим итте. Әлеге спектакль РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтованың якты истәлегенә багышланды. Ашытбаш авылы халкына җылы каршы алулары, спектаклебезне яратып кабул итүләре, алкышлары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.