90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчуринлылар Актаныш районында кунакта

4 нче октябрь, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Актаныш районы Мәдәният йортында “Күрәсем килгән иде…” спектаклен тәкъдим итте. Укытучылар көне уңаеннан оештырылган гастролебез залда утыручы барлык мөгаллимнәр өчен дә бәйрәм бүләге булды. Җылы каршы алулары, спектаклебезне яратып кабул итүләре өчен Актаныш халкына зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Киләсе очрашуларга кадәр!!!