90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчуринда «Сәхнә» журналының 20 еллыгына багышланган хәйрия концерты узды

14 ноябрьдә Тинчурин театрында «Сәхнә» журналының 20 еллыгына, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең 15 еллыгына багышланган хәйрия концерты булды.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Сәхнә» басмасын мәдәният өлкәсендә эшли торган бердәнбер журнал дип атады. «Журнал 2002 елдан бирле эшләп килә. Бездә йөз еллык тарихы булган журналлар бар. «Сәхнә» алар арасында иң яше һәм саллысы», – диде ул.

Татарстанның мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов журналны бәйрәм белән котлады. «Интернет заманында журналларга эшләү җиңел түгел, әмма «Сәхнә» эшләп килә. Журнал үз форматын булдырды, без аны укыйбыз», – диде. Ул коллективка уңышлар теләде һәм рәхмәт хатлары тапшырды.

Журналның оештыручысы, баш редакторы Зиннур Хөснияр журналны булдыру фикере Камал театрының юбилеена багышланган чарада барлыкка килүен искә алды.

«Татарның бөек театры, көчле эстрадасы бар, ә аларны туплап бара торган бер елъязма, шул дөньяны тамашачыга анализлап бирә торган басма юк, дип уйладым. Журналны шәхси рәвештә үзем чыгара башладым. Эшли торгач Татарстан җитәкчелеге дә күреп алды. Бу эшне хуплап хәер-фатыйха бирделәр. Журналга 20 ел булуга үзем дә ышанмыйм», – дип сөйләде ул.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов сүзләренчә, журналның исеме җисеменә туры килә.

«Сәхнә» башка журналлар арасында урынын тапкан. Ул камилләштерү юнәлешендә төрләнергә, үткәннәр белән бүгенгене бәйләргә тырыша. Бүгенге кимчелекләр турында да язарга тырышалар. Җыр сәнгатенең бүгенге торышы, үсеш перспективалары, чит эстрада йогынтысы, миллилекне саклау мәсьәләләре буенча аналитик язмалар даими булсын иде. Театрга карата капма-каршы фикерләрне кыюрак бирсеннәр иде», – дип теләде ул.

Кичәдә «Риваять» этно-төркеме, «Мирас» бию ансамбле, театр артистлары чыгыш ясады. Җырчылардан Илгиз Мөхетдинов, Резидә Шәрәфиева, Алсу Әбелханова, Рөстәм Асаев, Рөстәм Закиров, Резидә Галимова, Нурзадә, Дилә Нигъмәтуллина, Илнат Фәрхуллин, Айгөл Закирҗанова, Лилия Хәйруллина, Филүс Каһиров, Зәйнәб Фәрхетдинова һәм башкалар бар иде.

Автор: Гөлүзә Ибраһимова.

Фото авторы: Салават Камалетдинов

Чыганак: «Татар-информ»

Тинчуринда «Сәхнә» журналының 20 еллыгына багышланган хәйрия концерты узды Тинчуринда «Сәхнә» журналының 20 еллыгына багышланган хәйрия концерты узды Тинчуринда «Сәхнә» журналының 20 еллыгына багышланган хәйрия концерты узды
Тинчуринда «Сәхнә» журналының 20 еллыгына багышланган хәйрия концерты узды Тинчуринда «Сәхнә» журналының 20 еллыгына багышланган хәйрия концерты узды Тинчуринда «Сәхнә» журналының 20 еллыгына багышланган хәйрия концерты узды