24-25 декабрьдә Кәрим Тинчурин театры мобилизациягә эләгүчеләрнең балалары өчен чыршы бәйрәме оештырды. Республикабызның төрле районнарыннан җыелган балалар Кыш бабай һәм Кар кызы, әкият геройлары белән аралашып, чыршы янында әйлән-бәйлән ясады, күңелле уеннарда катнаштылар. Аннары драматург Шамил Фәрхетдиновның “Тылсымлы арена” спектаклен тамаша кылдылар.
Мобилизациягә алынучыларның балалары өчен Яңа ел бәйрәме «Мелита-Аренда», «Алексеевскдорстрой», «Кроу Аудэкс» оешмалары, “Спасение” медицина иминиятләштерү җәмгыяте, Казан май комбинаты, «Майский» теплица комбинаты ярдәмендә үткәрелде.
Тинчурин театры матбугат үзәге