90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тиздән яңа ел фотозонасы эшли башлаячак

Дуслар! Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында яңа ел фотозонасы эшли башлаячак.  Фотога төшү мәйданчыгы беренче этажда – холлда  урнашачак.
Теләгән һәркем матур фотосурәтләр ясый һәм аларны социаль челтәрләрдә #ОчрашуурыныТинчурин театры яки #Тинчуринтеатры87 хэштегы белән урнаштыра ала. Фотосүрәтләр  театрның Инстаграм һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә эленәчәк.