90 СЕЗОН

Яңалыклар

«Театр яктылыкка, нурга илтә!» экскурсиясенә студентлар килә

Казан шәһәренең төзелеш көллияте студентлары өчен театрыбызда “Театр яктылыкка, нурга илтә!” экскурсиясе уздырылды. Студент кызлар театр буенча сәяхәт барышында музейда булдылар, театр тарихы белән таныштылар, дизайнер Наҗия Галимова остаханәсендә дә булырга өлгерделәр, бутафория һәм костюм цехларына керделәр.

Кәрим Тинчурин театрына экскурсия – мәшһүр театр киңлекләрен күрү, аның бай тарихында тирән эз калдырган шәхесләр – Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев, Гали Ильясов, Гөлсем Болгарская, Рокыя Кушловская, Кәшифә Тумашева, Равил Тумашев, Вера Минкина, Әсхәт Мәҗитов, Фердинанд Фарсин, Люция Фарсина, Наил Шәйхетдинов һәм Исламия Мәхмүтова һ.б. иҗаты һәм тормыш юллары белән танышу мөмкинлеге ул.

Экскурсияне музей җитәкчесе Розалия Чабатова оештырды, музей хезмәткәре Наилә Фәйзрахманова алып барды.

Тинчурин театры матбугат хезмәте