90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры туган көнен сөекле тамашачылары белән үткәрде

 

2021 нче елның 6 нчы ноябрендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оешуга 88 ел тулу уңаеннан бәйрәм чаралары үтте. Туган көнен театр тамашачылары белән бергә каршылады. Бәйрәм кичендә тамашачыларыбыз театр фойесында узган интерактив тамашада катнашты, артистларыбыз белән аралашты һәм бергәләп истәлеккә фотога төште. Шулай ук театр фойесында квартет башкаруында татар классик җәүһәрләре яңгырады. Театр музеенда исә кунакларыбыз өчен мавыктыргыч экскурсия һәм кызыклы викторина узды. Җиңүчеләргә театрыбызның һәм дусларыбыз “Нәфис Косметикс”ның бүләкләре тапшырылды. Фойе һәм музейдагы тантаналы өлештән соң, тамашачыларыбыз легендар “Сүнгән йолдызлар” спектаклен карады. Белешмә: Театрга нигез 1933 нче елның 6 нчы ноябрендә күренекле драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчурин (1887-1938) инициативасы белән салына. Әлеге шәхес театрны үстерү өчен генә түгел, гомумән, татар драматургиясенә зур өлеш кертә. Театр тарихы белән Кәрим Тинчурин, Таҗи Гыйззәт, Кави Нәҗми, Нәкый Исәнбәт, Риза Ишморат, Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеев кебек күренекле драматурглар, Гали Ильясов, Кәшифә Тумашева, Равил Тумашев, Рәфкать Бикчәнтәев, Рабит Батулла кебек режиссерлар һәм Рокыя Кушловская, Хан Исмәгыйлев, Фердинанд Фарсин, Гата Нуруллин, Хәлил Мәхмүтов, Исламия Мәхмүтова, Наил Шәйхетдинов кебек популяр артистлар тыгыз бәйләнештә була. 2002 нче елдан театрны Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Фәнис Мөсәгыйтов җитәкли. 2021 нче елның сентябрендә театрның баш режиссеры итеп Туфан Имаметдинов билгеләнде.