90 СЕЗОН

Яңалыклар

“Театр Сабантуе көндәшлекне оныттырып тора” (“Азатлык радиосы”)

Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов милли көрәштә үз авырлык категориясендә беренче урын яулады, баш батыр исеменә лаек була язды, әмма соңгы көрәшүдә оттырды. Шуңа да карамастан кәефен төшермәде, чөнки монда тормышта булган конкуренция югала, дип сөйләде ул:

— Нәрсә генә әйтсәк тә, һәрбер эштә көндәшлек бар, һәм театр дөньясында да бар ул. Ә менә шушы мәйданда ул көндәшлек бетә. Бер-беребез белән дуслашып, рәхәтләнеп ял итәбез, бу – безне берләштерә торган зур бәйрәм. Ә Сабантуеның үзенә килгәндә, кемдер ни өчен әле ул театр артистлары өчен Сабантуе дигән сорау бирергә мөмкин. Без – татар халкы, халкыбызда элек-электән килгән йоласы ул Сабантуе. Мин дә, башка артистлар да күпчелек, җирдә уйнап аунап үскән авыл балалары, балачакта без нәкъ менә шушындый Сабантуйларны күреп үстек, үзенә күрә бу традициябез театр артистлары арасында узуы бик матур күренеш. Әгәр дә киләчәктә, әйтик, эстрада артистлары арасында да бу күренеш барлыкка килсә, аннан бергәләшеп кушылып тагын да олы масштаблы бәйрәм оештырсак, бу бердәмлеккә юнәлтелгән тагын бер чара булып гадәткә керер иде.

Чыганак – “Азатлык радиосы”, https://www.azatliq.org/a/31318587.html

Дата: 21.06.2021