90 СЕЗОН

Яңалыклар

Театр оркестры «Мадмуазель Нитуш» опереттасында катнашты!

25-26 нчы ноябрь Яшел Үзән музыкаль театрында, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры белән берлектә, Ф.Эрве әсәре буенча «Мадмуазель Нитуш» опереттасының премьерасы булды. Режиссеры – Евгений Артамонов (Мәскәү ш.), музыкаль җитәкчесе һәм дирижеры – Тинчурин театрының баш дирижеры – Ильяс Камал. Яшел Үзән артистлары һәм тамашачылары театр оркестрының эшен югары бәяләде.