90 СЕЗОН

Яңалыклар

Театр мирасын ничек сакларга?

Кәрим Тинчурин театры музее җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова театр мирасын саклауга багышланган семинар-практикумда катнашты.

Семинар театр каршындагы музей һәм төбәк театр әһелләре берлекләренең китапханә, музей хезмәткәрләре өчен уздырылды.

Розалия Чабатова очрашуда Тинчурин театры музее эшчәнлеге, яңа проектлар турында сөйләде. Шулай ук музейда театр мирасын (костюмнар, декорация, артистларның шәхси әйберләре) саклау тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Семинарны Россия, Татарстан театр әһелләре берлекләре Россия мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырды.

Тинчурин театры матбугат үзәге

Театр мирасын ничек сакларга? Театр мирасын ничек сакларга? Театр мирасын ничек сакларга? Театр мирасын ничек сакларга?
Театр мирасын ничек сакларга? Театр мирасын ничек сакларга? Театр мирасын ничек сакларга? Театр мирасын ничек сакларга?