90 СЕЗОН

Яңалыклар

К.Тинчурин театры «Региональная палитра» фестивале кысаларында түгәрәк өстәлдә катнашты

Казан дәүләт мәдәният институты тарафыннан оештырылган «Региональная палитра» фестивале кысаларында «Современное театральное образование: от предпрофессионального образования до реализации карьеры» дигән темага пленар утырыш һәм театр сәнгате өлкәсендә һөнәри юнәлеш бирү эше буенча секция семинары узды. Шулай ук «Современные театральные проекты и продюсирование в театральном искусстве» дигән темага түгәрәк өстәл һәм сәхнә теле буенча мастер-класс та үткәрелде. Түгәрәк өстәлдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I «Алкыш» коллаборацион театраль лаборатория-семинары турындагы үз проекты белән катнашты.
Исегезгә төшерәбез, әлеге лаборатория заманча һәм актуаль форматта татар телендә иҗат итүче милли драматургларыбызны барлау һәм театраль мәйданга тарту максатыннан оештырылган иде.