90 СЕЗОН

Яңалыклар

Театр – балаларга!

21 нче июньдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры укучыларда театр сәнгатенә мәхәббәт уяту, татар әдәби теленә өйрәтү, гореф-гадәтләребез һәм милли кыйммәтләребезне барлау максатыннан оештырылган проект буенча балаларга Шамил Фәрхетдиновның “Али-баба һәм өч карак” музыкаль әкиятен тәкъдим итте. Театрыбыз репертуарында 1998 нче елдан бирле уйналып килүче озын гомерле спектаклебезне укучылар бик яратып карады.