90 СЕЗОН

Яңалыклар

Театр артистлары Сабан туеның баш батыры билгеле! (“Шәһри Казан”, автор – Алинә Галимҗанова)

Бүген Апаста театр әһелләренең традицион Сабан туе узды. Матур гадәт буенча әлеге Сабантуйда да артист ир-егетләр арасында татарча көрәш ярышлары уздырыла.  Матур гадәт буенча баш батырга традицион бүләк – тәкә һәм автомобиль куела.

Быел да көрәш ярышлары бик матур узды. Баш батыр булып исә Минзәлә драма театрыннан Нәфис Гайфуллин танылды. Үзенчәлекле, чөнки киләсе елда театраль Сабантуй нәкъ менә Минзәләдә узачак. Дөрес, Нәфис туган ягында узачак бәйрәмнең көрәш бәйгесендә катнаша алмаячак. Бер үк артистлар җиңмәсен өчен әлеге Сабантуйда узган ел элек җиңгән көрәшчеләр катнашырга тиеш түгел.

Автор – Алинә Галимҗанова

Чыганак – “Шәһри Казан”,  http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/teatr-artistlary-saban-tueny-bash-batyry-bilgele

Дата: 20.06.2021