90 СЕЗОН

Яңалыклар

Театрыбыз сезонын зурлап япты!

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 87 нче театраль сезонын зурлап япты. Шул уңайдан 1 нче июльдә театрыбызда сезонга нәтиҗәләр ясау, йомгаклау тантанасы үтте. Тантанада ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Минәхмәт кызы Хашимова, ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Данил улы Натфуллин, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Екатерина Наил кызы Әхмәтшина, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенең Мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлнара Расил кызы Сәхбиева, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Зәки улы Фәтхетдинов, “Алмаз” зәркән заводы генераль директоры Фәрит Фәһим улы Гомәров, театр директоры Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов артистларны һәм хезмәткәрләрне сезонны уңышлы төгәлләү белән котлады, актив эшчәнлек өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм үз бүләкләрен тапшырды. Тантаналы кичәне Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин белән киңкырлы талантка ия артистыбыз Илфак Хафизов оештырды һәм алып барды.