90 СЕЗОН

Яңалыклар

Театрның туган көне уңаеннан, Республика Профсоюзлар оешмасыннан бүләк!

6 нчы ноябрь Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре, театрның директоры – Фәнис Мөсәгыйтов һәм театрыбызның Профсоюз оешмасы җитәкчесе – Розалия Чабатова театрыбызның Профсоюз оешмасының активын котлады.
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов РФнең Профсоюзлар оешмасының “Рәхмәт хаты”, Татарстанның халык артисткасы Зөләйха Хәкимҗанова ТРның Профсоюзлар оешмасының “Күкрәк билгесе”, Татарстанның атказанган артистлары – Әлфия Хәсәнова, Люция Галләмова, Лилия Мәхмүтова, Ренат Шәмсетдинов, Рөстәм Гайзуллин; Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре – Сәлим Мифтахов һәм яшь артистларыбыз Зөлфәт Закиров һәм Илнур Байназаров, театрның радио цехы мөдире Нияз Тарханов, өлкән администратор Алмаз Нуруллин ТР Профсоюзлар оешмасының “Мактау грамотасы” белән бүләкләнде.
Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиев исә Профсоюз өлкәсендәге күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен ТРның Профсоюзлар оешмасының “Ветераннар китабы”на кертелде.