90 СЕЗОН

Яңалыклар

Театрның баш дирижеры Ильяс Камал Президент белән очрашуда катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яшь татар иҗатчылары вәкилләре белән очрашты. Очрашу Камал театрының «Шарык клубы» татар театры тарихының интерактив мультимедиа комплексында узды.

Клуб ХХ гасыр башындагы «Шәрык клубы» татар интеллигенциясе берләшмәсенең тарихи бинасында урнашкан. Биредә 1911 елның ноябрендә беренче профессиональ татар труппасы «Сәйяр» үзенең стационар сәхнәсенә ия була.

Очрашуда тәрҗемәче, яшьләр әдәби лабораторияләрен оештыручы Гүзәл Әхмәтгәрәева, мультиинструменталист, композитор Алмаз Әхмәдуллин, медиаменеджер һәм продюсер Динә Гәрәева, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры режиссеры Айдар Җаббаров, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш дирижеры Ильяс Камал, җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова, композитор Миләүшә Хәйруллина, «Юлбасма» китап нәшриятына нигез салучы һәм аның җитәкчесе Гүзәл Хәсәнова, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) директоры Айдар Шәйхин катнашты.

Очрашуда катнашучылар татар яшьләре мәдәниятен үстерүгә кагылышлы үз фикерләре белән уртаклашты (әйтик, мюзикл, опера куйганда ярдәм күрсәтү һ.б.)

Рөстәм Миңнехановтан тыш, очрашуда Мәдәният министры Ирада Әюпова, Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, парламентның вице-спикеры Марат Әхмәтов катнашты, дип яза “Бизнес-онлайн”.

Театрның баш дирижеры Ильяс Камал Президент белән очрашуда катнашты Театрның баш дирижеры Ильяс Камал Президент белән очрашуда катнашты Театрның баш дирижеры Ильяс Камал Президент белән очрашуда катнашты
Театрның баш дирижеры Ильяс Камал Президент белән очрашуда катнашты Театрның баш дирижеры Ильяс Камал Президент белән очрашуда катнашты Театрның баш дирижеры Ильяс Камал Президент белән очрашуда катнашты