90 СЕЗОН

Яңалыклар

Театрлар Сабантуенда машинаны уеннарда катнашып иң күп балл җыйган коллектив алачак

Театрлар Сабантуенда быел машинаны уеннарда катнашып иң күп балл җыйган коллектив алачак.

Театраль Сабантуй уңаеннан үткәрелгән матбугат конференциясендә оештыручылар ачыклык керткәнчә, быел Сабантуйның иң зур бүләге батыр калган артистка бирелми, театр мөлкәте булачак.

«Көрәшчеләр өч авырлыкта көрәшәчәк. Абсолют батырга да көрәш булачак. Батырга тәкә биреләчәк», – диде оештыру комитеты җитәкчесе, Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

«Быел балларны санауда контроль бик көчле булачак. Катнашучылар да бик тырышып әзерләнә», – дип дәвам итте ул.

Быелгы Сабантуйның тагын бер яңалыгы – көрәшкә артистлар гына түгел, ә театр эшчеләре дә чыга алачак.

Әмма уеннарда катнашучылар кимендә бер ел театрда эшләгән булырга тиеш. Бу тыю театрда сезон башында килгән яшь артистларны уеннарга катнашудан мәхрүм итә.

Сабантуй программасында 13 төрдә ярыш үткәрү каралган. Быел ярышлар исемлегенә волейбол кертелгән, ә эстафета төшереп калдырылган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/teatrlar-sabantuenda-masinany-uennarda-katnasyp-in-kup-ball-yigan-kollektiv-alacak-5855982

Фото: Салават Камалетдинов

Театрлар Сабантуенда машинаны уеннарда катнашып иң күп балл җыйган коллектив алачак Театрлар Сабантуенда машинаны уеннарда катнашып иң күп балл җыйган коллектив алачак Театрлар Сабантуенда машинаны уеннарда катнашып иң күп балл җыйган коллектив алачак
Театрлар Сабантуенда машинаны уеннарда катнашып иң күп балл җыйган коллектив алачак Театрлар Сабантуенда машинаны уеннарда катнашып иң күп балл җыйган коллектив алачак Театрлар Сабантуенда машинаны уеннарда катнашып иң күп балл җыйган коллектив алачак